ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Түбән Кама районында юл кырыена төшеп киткән “сигезле” машинасы йөртүчесе һәлак булган
Татарстанда 2018 елга республика халыклары мәдәнияте бәйрәмнәре графигы расланды
Гаиләдә туган тел сакланса, халык үз Ватанында яшәмәсә дә исән кала ала – М.Хухунашвили
Тикшерү комитеты Татарстанда парашютчылар һәлак булган урыннан фотолар бастырган
Дәүләтсез халыкның йөрәк ачысы – җырында - "Ватаным Татарстан" газетасы

Сәясәт, Рәсми Татарстан

Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлеккә йөз тота - Рөстәм Миңнеханов

29 август 2016, 15:44

Владимир Путин белән Рәҗәп Эрдоганның күптән түгел булган очрашуы нәтиҗәләрен Татарстан Президенты уңай дип бәяли

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике дәүләт – Россия һәм Төркия башлыкларының күптән түгел Мәскәүдә булган тарихи очрашуында катнашкан иде. Президентлар Владимир Путин белән Рәҗәп Эрдоган сөйләшүләренең нәтиҗәсен Татарстан лидеры уңай дип бәяли. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр якынаюга таба бара, дип фикерләрен, тәэсирләрен уртаклашты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның әйдәп баручы электрон ММЧлары мөхәррирләре белән традицион очрашуда.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, кайда нәрсә буласын беркем алдан белми. “Билгеле, Россия бомбардировщигы бәреп төшерелүе, пилотның һәлак булуы – зур фаҗига. Билгеле, без ул вакыйга уңаеннан борчылабыз. Россия һәм Төркия – күршеләр. Булган мәгълүм вакыйга Россия өчен дә, Төркия өчен дә зур югалту булды. Акыл җиңде дип саныйм. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Президентыбыз Владимир Путинга мөрәҗәгать белән чыкты. Конструктив сөйләшү алып барылды. Анда сөйләшенгән-килешенгәннәрнең барысы да тормышка ашар дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бу очрашуда катнашканга, якларның якынлашуга йөз тотуын шәхсән күзәтә-бәяли ала иде. “Мин анда булып, күп кенә министрларны һәм эшкуарларны күрдем, аларның, безнең кебек үк, ни дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә теләвен беләм. Без хезмәттәшлек итәргә телибез, - дип билгеләп үтте ул. – Бездә Төркиянең 10 компаниясе әйбәт кенә эшли. Безнең инвесторлар алар, ул предприятиеләргә зур акчаларын сарыф иттеләр. Билгеле инде, безгә туктатып торган проектларны дәвам иттерергә кирәк. Безнең җитәкчеләребезнең сәясәт дәрәҗәсендә тиешле карарларга килүе бик мөһим. Очрашуда барысы да позитив булды. Россия – Төркия мөнәсәбәтләрендәге кара бит артта калыр дип өметләнәм”, - дип сөйләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

(Миләүшә Низаметдинова әзерләде).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10