ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Икътисад

Баулы чыганагындагы беренче скважинага багышланган монумент ачылды

27 август 2016, 16:28 , Фото: instagram.com/rusminnikhanov

Баулы чыганагындагы беренче скважинага багышланган монумент ачылды Тантаналы чарада Татарстан Президенты катнашты.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Баулы муниципаль районында булды. Эш сәфәренең төп максаты «Баулынефть» нефть-газ табу идарәсенең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашу булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бәйрәм тантанасында төп чараларның берсе Баулыда 1нче номерлы скважинага монумент ачылу булды. Баулы – нефть төбәге. Биредә беренче тапкыр нефть бораулау эшләре 1943 елның 19 сентябрендә башланып китә. Ә 1946 елда Баулыда беренче  нефть табыла. Скважина нәкъ 20 ел – 1966 елга кадәр эшли. Әлеге мәйдан төзекләндерелә һәм биредә мемориаль истәлек тактасы куела. Әмма скважинаның тарихы моның белән генә төгәлләнми. 2007 елда әлеге 1нче скважина кабат файдалану өчен торгызыла. 

“1нче скважинаның элекечә үк потенциалы зур. Белгечләр биредән 1 млн тоннага кадәр нефть алып булачагына ышаналар”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, бүген республикада куәтле нефть сәнәгате эшли. Аерым рәхмәт сүзләрен ветераннарга җиткерәсе килә. Иң авыр Бөек Ватан сугышы елларында нефть табу сәнәгатен көйләп җибәргән өчен кешеләргә бик рәхмәтлебез”, - диде тулаем әлеге өлкә турында сөйләгәндә.

Монументны ачканда, республика лидеры әлеге урын район халкының яратып йөри торган урын булачагына ышаныч белдерде. «Кешеләр бирегә безнең нефть сәнәгате тарихы белән танышырга килерләр. Безнең илдә нәрсә эшләнсә дә биредә нефтьчеләрнең өлеше зур. Нефть табу безгә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышыннан соң аякка басарга ярдәм итте. Биредә Татарстан нефтьчеләренең дә тырышлыгы күп керде”, - дип билгеләп үтте ул.

Баулыда Татарстан Президенты татар халкының күренекле язучысы Фәнис Яруллин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Шәһәрнең «Татнефть» компаниясе акчаларына төзелгән яңа йөзү бассейнында, «Нефтьче» стадионында ТатарстанПрезидентына аларның техник мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Бассейнда пляж зонасы һәм гаилә белән ял итү өчен барлык мөмкинлекләр бар.

Яңартылган яшьләр скверында Рөстәм Миңнеханов ике зонаны да: тыныч ял итү урыннарын һәм актив рекреацияне карады. Сквер җирле санаториедән ерак түгел, янәшәдәге мәктәп, балалар бакчасы, мәчет һәм торак йортлар янында урнашкан. Татарстан лидеры караган объектлардан, күргәннәрдән канәгать калды.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр