ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Авыл

Укытучының хезмәтен игенчеләрнеке кебек, тонналап, гектарлап бәяләп булмый – Марат Әхмәтов

25 август 2016, 10:27 , Фото: agro.tatarstan.ru

Укытучының хезмәтен игенчеләрнеке кебек, тонналап, гектарлап бәяләп булмый – Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Кайбыч районында мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнашты

(Казан, 25 август, “Татар-информ”).Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичә Кайбыч муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнашты.

Район укытучыларын сәламләп, министр урып-җыю эшләре барышы белән дә танышытрып узды. Аның сүзләренчә, бүгенге көнгә республика игенчеләре барлык мәйданның 99 процентында бөртеклеләрне җыеп бетергән. Тулаем җыелган ашлык уңышы 4 миллион тоннадан артык тәшкил итә.

Марат Әхмәтов, авылда, укытучылар гаиләсендә үскәнгә күрә, укытучы һөнәре миңа аеруча якын, дип үзе турында әйтеп узды.

«Укытучы дигәндә, кем күз алдына килә дип сорасалар, мин әйтер идем: әнием, дип. Нәкъ менә әти-әнием мине иң беренче булып хәреф танырга, иҗек җыярга, кулга каләм тотарга өйрәтте. Ул чакта укытучыларга ихтирам бик зур иде. Укытучының хезмәтен игенчеләрнеке кебек, тонналап, гектарлап бәяләп булмый. Сезнең хезмәт җимешләре еллар үткәч күренә. Бүгенге көндә укытучының роле аеруча мөһим: сез иң кыйммәт нәрсәне – кешелек капиталын булдыручылар. Безнең республикада белем беренчел әһәмияткә ия өлкәне тәшкил итә. Илебезнең киләчәге сез әзерләп чыгара торган яшь буынның нинди булуына бәйле», – дип белдерде Марат Әхмәтов һәм укытучыларга сәламәтлек, түземлек һәм һөнәри уңышлар теләде.

Министр шулай ук, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә, Кайбыч районы төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан район мәктәпләре тарафыннан әзерләнгән чәчәкләр композицияләре күргәзмәсе белән дә танышты.

(Гөлшат Ганиева әзерләде).

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр