ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә косметология клиникасында процедурадан соң пациент вафат булган
Россия Элемтә министрлыгы башлыгы: "Халыкара роуминг 5-7 елдан соң юкка чыгачак"
Төркия Россиягә помидор кертүне чикләү белән канәгать түгел
«Бар өметем - “1000 рәхмәт” хәйрия концертында – Ирек Габдрахманов
Көрәш бәйгесендә савымчыларны бүләкләделәр

Мәдәният

Кариев театры 29 нчы сезонын “Артист” премерасы белән япты

27 май 2016, 22:05

Кариев театры 29 нчы сезонын “Артист” премерасы белән япты Әсәр Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышлап иҗат ителгән

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры “Артист” моңсу комедия премьерасы белән үзенең 29 нчы театраль сезонын япты. 

Ркаил Зәйдулла пьесаны, актер, драматург, режиссёр Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның бердәнбер әсәренә нигезләп язган. Спектакльнең режиссеры − Россиянең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, рәссамы − РФның һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композиторы − Алмаз Әсхәдуллин, балетмейстеры − Флера Янышева.

Төп рольләрне театрның әйдәп баручы артистларының берсе Илнар Низамиев, яшь артистлар Алсинә Закирова, Илназ Хәбибуллин, Айдар Вәлиев башкара, гомумән, "Артист" спектаклендә Г.Кариев театрының труппасы тулаем катнаша.

Борынгы рухтагы сәхнә, Иске Казанны хәтерләткән декорацияләр, әлеге заман музыкасы тамашачыны спектакльнең башында ук Габдулла Кариев чорына алып кереп китә. Спектакльдә кеше мөнәсәбәтләре, коллективтагы мөнәсәбәт, акчаның тәэсире, хыянәт һәм, әлбәттә, ярату, хөрмәт, кешенең максатка ирешү сәләте, тормыш сынауларына бирешмәү, ә иң мөһиме, бар кешене дә үзенеке итә алган мәхәббәт хисе чагылыш тапкан.

...Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская таланлы яшь артистлар белән труппадан китә. Спектакльдә Волжскаяны тәнкыйтьләүчеләр дә, аны яклаучылар да табылгандыр. Ул иреккә, үз труппасын булдырырга омтыла, шуңа Кариев белән уйнаудан баш тарта. Кемдер моны хыянәт дип атаса, икенче берәүләр, мөгаен, актрисаны хуплагандыр. Чөнки һәр кешенең үсәргә, үз-үзен камилләштерергә хакы бар. “Дөньяда үз теләгем, үз идеям өчен мин һәлак булырга да әзермен!” - ди Гыйззәтуллина. Әгәр дә ул шулай эшләмәгән булса, татар театры башлангычында йолдыз булып балкыган “Нур” театры барлыкка килер идеме? “Татар дөньясы бик киң ул. Киләчәктә опера, балет театрлары да барлыкка килер”, - дип рух күтәренкеле белән әйтә Гыйззәтуллина-Волжская.Әсәрдә дин дә чагылыш тапкан. Төп герой — Габдулла чын күңелдән Аллага ышана. Бу газаплар һәм сынаулар гөнаһ кылудан, сәхнәдә кешене гәүдәләндерүдән килеп туган кыенлыклар дип саный. Әмма, шул вакытта, ул “Миңа бер авыл гына аз, минем бөтен татар дөньясын уятасым килә”, - дип үз-үзенә каршы килә төсле.

Спектакль артист хакында яки татар театрының башлангыч чоры хакында гына түгел, ул — кеше язмышы, тормыштагы җиңелүләр һәм җиңүләр хакында да.

Тамашачы "Артист" премьерасын җылы кабул итте, соңыннан аягөсте алкышлап, чәчәк бәйләмнәрен рәхмәт сүзләренә төреп, артистларга, әсәрне әзерләп сәхнәгә чыгаручыларга тапшырды.

Сезонны ябу тантанасында, ТРның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова актрисаны юбилее белән министрлык һәм шәхсән үзе исеменнән котлап, җылы сүзләр җиткерде һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. “Яшәсен театр, яшәсен матур тормыш!” - дип тәмамлады ул чыгышын.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр