МӨҺим
Путинның зур матбугат конференциясе быел 14 декабрьдә узачак
Социаль челтәрләрдә татарларны хурлаган Ольга Гавриленконы җавапка тартуны сорыйлар
Дин әһелләре Казанда конференциядә Россиядәге вакф өлкәсендәге проблемаларны барлады
Татарстанда 83 яшьлек әбине көчләгән 24 яшьлек егетне тоткарлаганнар
Казанда язучы Тәүфикъ Әйдине искә алалар

Края

Тарих//ТАТАР БАСМА КИТАБЫНЫҢ ЧИШМӘ БАШЫ//22 май, №18

22 май 2007, 09:36

2007 елда Казанда татар басма китабының 285 еллы-гы билгеләп үтеләчәк. 395 еллыгы, дисәк, тагын да төгәлрәк булыр.
20 Kb

Чөнки аннан бер гасыр элегрәк Алманиядә беренче татар дәреслеге дөнья күргән. Кагыйдә буларак, мәгърифәтле халыклар-ның беренче китабы - нәкъ менә әлифба. 1612 елда Алманиянең Лейпциг шәһәрендә (ул вакыттагы «Алман милләтенең Изге Рим Империясендә, сүзлекләр) төзүче, гуманист һәм тарихчы Иеронимус Мегизер латинча-татарча сүзлек белән «Татар теле грамматикасына кереш» китабын бастырган.

Шул ук елда Казанга поляклар басып алган Мәскәүдән басмаханә эвакуацияләнә. Элеккеге ханлыкның башкаласында чиркәү китаплары басыла башлый. Тик ул китаплар үзләре дә, аларның мөселманнарга ясаган тәэсире турында да бернинди хәбәрләр саклан-маган.

Мегизер хакындагы мәгълүматлар да бик аз, булганнары да каршылыклы. Кайбер чыганакларда ул Австриядә 1554 елда туган, словен милләтеннән диелсә, икенчеләрендә ул - Штутгарт алманы, 1555 елгы дип фаразлана. Ничек кенә бул-масын, ул словен телен үстерү өчен тырышкан, проте-стант динен тотучылар белән дуслык саклаган, чиркәү китапларын словен теленә тәр-җемә итүдә күп эшләгән. Моның белән Реформациягә каршы булганнарның нәфрәтен кузгаткан һәм Алманиянең Төньягына качарга мәҗбүр булган. Анда ул 1603 елда үзенең төп хезмәтен - «400 телдән үрнәкләр» дигән китабын нәшер иткән. Гомеренең соңгы елларын Австриягә кайтып үткәргән. Европада беренче татар теле сүзлеген бастыруга Мегизерны нәрсә этәргән соң? Мөгаен, картадыр. XVII гасырдагы ул картада Кытайдан Днестрга кадәр (зурлыгы буенча Европаны да уздырган) серле һәм тарту көченә ия «Татаria Маgnа» - «Бөек Татар иле» җәйрәп ята. Шулкадәр серле ки, хәтта Мегизердан соң 200 ел узгач та, даһи Иммануил Кант Идел белән Җаек арасында «эт башлы адәмнәр яши» дип тәкрарлаган. Әле тагын 250 елдан соң Берлин университетын тәмамлаган Вильгельм фон Радлов, җайлы-көйле Алманиясен ташлап, башта Санкт-Петербургка күченә, ә 1871 елда, Россия төркиятчелегенә нигез салучы Василий Васильевич Радловка әверелеп, Казанга килеп төшә.

Мегизер басмасыннан соң 110 ел узгач, Россиядә татар телендә Петр I нең «Манифесты» нәшер ителгән. Асылда, ул хәрби пропаганданың беренче үрнәге бул-ган. (Русның беренче императоры, нугайларга мөрәҗәгать итеп, кяфер вассалларны (Кайтаг, Дербент, Бакы, Ширван башлыклары) җәзалар өчен Фарсыстанга - «Безнең Бертуганыбыз Шаһка» ярдәмгә җибәрелгән үз полкларына киртәләр ясамаска үгетли. Фарсыстаннан аерылган феодалларга җәза бирелгән, ә аларның Дагыстандагы һәм Әзәр-бәйҗандагы җирләре Россиягә кушылган. Рус дәүләте Каспийның Көньяк яры - Иранның Гилән про-винциясен дә үзләштереп куйган).

«Манифест» - Россия нәшриятчылык тарихында гарәп шрифтында җыелган беренче китаби язма. 1722-1723 елгы Фарсы явында рус патшасының хә-рәкәттәге басмаханәсе белән Дмитрий Кантимер җитәкчелек иткән. Аның рәсемнәре буенча гарәп литерлары эшләнгән. 1722 елда әлеге литерлардан Кантимер күзәтүендә (текстын да үзе үк язган) мең нөсхәдә Петр I прокламациясе басылган.

Тарихта күп тапкыр кабатланганча, нугай татарларын нугайлардан чыккан кеше «вәгәзьләгән». Анасы Кассандра Кантакузин ягыннан Рум (Византия) силсиләсе буынтыгы, атасы ягыннан - Константин Кантимернеке, ул, Тимерлән (Аксак Тимер) варисы ук булмаса да (төрек шәҗәрәсе күрсәтүенчә), Буҗак Урдасы - Нугай Олысының көнбатыш тарафының хан нәселе вәкиле. Кантакузиннар кем соң алар? - дигән-дә, хакимлектән тибәрелгән әлеге нәсел заманында Византиягә ике император биргән. Соңрак алар беренче булып госманлы төрекләр ягына күчкән, шуның өчен Валахия хөкемдары булган. Православ динендәге Кантакузиннар Европада төрек илчелә-ре булган, ә Фома Кантакузин Дон казакларының Төркия ягындагы Азакка каршы һөҗүмендә һәлак булган. 1540 елда нугайлардан берәү, Молдовада төпләнеп, насара динен кабул иткән. Дмитрий Кантимер бабаларының берсе шулдыр, дип фараз кылына. Ләкин Кырымда да, Дунай кенәзлекләрендә дә аның мөселман кардәшләре яшәгән.

1620 елда Кантимер морза Румыниянең татарча ата-малы Яссы шәһәре янындагы бер авыл тирәсендә гет-ман Станислав Жолкевскийның (Мәскәүне яулап алучы) поляк гаскәрләрен тар-мар иткән. Бөек канцлер үзе, ягъни таҗлы гетман сугышта башын салган. Яуда үлүчеләр арасында казак сотнигы Михаил Хмельницкий (Украинаның язмышын үзгәртүче Богданның атасы) да булган. Польша биләмәләренә карата әлеге төрек-татар явы шулкадәр көчле булган ки, поляклар хәтта Россиядә алып барган хәрби кампанияне дә ашы-гыч рәвештә тук-та-тырга, чираттагы Ялган-дмитрийларын да, Мәскәүдәге гарнизоннарын да язмыш иркенә ташлап качарга мәҗбүр булган. 1624 елда поляклар белән солых килешүе төзегәч тә, Кантимер морза сугышны үз белдеге белән дәвам иткән. Поляклар аңа «Канлы кылыч» кушаматы такканнар. Кантимер морза Польша короле Сигизмундка: «Аллаһ боерса, мин үземнең әләмемне синең башкалаң өстенә кадап куям», - дип язган. Дмитрий Кантимер, Кырым ханы Дәүләтгәрәй химаясе аркасында, Молдова хөкем-дары булган. Тик Дунай кенәзлекләренә йогынтысын көчәйтә алмаган. Шуннан Кантимер Петр I тарафына күчкән. Әмма шунысы гаҗәп: «сатлыкҗан» Кантимерне Төркиядә, төрек композиторы буларак, хөрмәт итәләр! Чөнки нәкъ менә ул оригиналь нота грамотасын уйлап тапкан һәм борынгы госманлыларның ике йөздән артык көен язып алып, аларны төрек мәдәнияте өчен саклап калган.

«Манифест»ка килгәндә, эш болай була: Дмитрий Кантимер-гә Котлымөхәммәд Тәвкилев (чукынганнан соң Алексей Иванович) булышкан. Аның бабасының атасы Уразали Касыймда һәм башка өязләрдә җирләр биләгән. Алексей Ивановичның атасы Рамазан Тәвкилев - Илчелек при-казында тәрҗемәче, ә Алексей Тәвкилев -үзе Чит илләр коллегиясендә тәрҗемәче булып хезмәт иткән. Ул, 1711 елгы Прут походыннан башлап, Петр I нең штаттагы тәрҗемәчесе булган. Патша кушуы буенча, 1716 елда разведчик итеп Фарсыстан аша Һиндстанга «сәүдә ысулларын» һәм «алтын чыгару юлларын өйрәнергә» җи-бәрелгән. Ләкин төрки телләрне һәм фарсычаны белүе ярдәм итмәгән. Фарсыстанда Тәвкилев әсир-леккә эләккән һәм аннан бары тик 1718 елда гына кот-карылган. 1731-1733 елларда ул Кече Җүзне (Көнбатыш Казакъстан) Россиягә кушуны берүзе оеш-тырган. «Империя татары» - кенәз Алексей Тәвкилевнең «абруе» тагын бер сәхифә белән дә «бизәлгән»: чукынгач, ул крепост-ной татарлар биләгән беренче кеше һәм тарихта бердәнбер татар алпавыты булган. Тик шулай да моның белән үзенә бәхет тә, байлык та казана алмаган. Патша үлеменнән соң, императрица Елизавета Петровнаның фавориты граф Петр Шувалов аның Ижау биләмәләрен тартып алган. Калган тормышын Алексей Тәвкилев башкалада мөлкәтен кайтаруны юллап уздырган (файдасы гына булмаган).

Патшага хезмәт итеп йөргән чагында православ Алексей Иванович булса да, өенә кайтып бикләнгәч, ул тәкъва мөселман Котлымөхәммәд булып калган булса кирәк. Ләкин шуңа да карамастан, хатыны Сәлимә (Осип-Йосыф улының кызы) капитан Тимашев белән качып киткән.

Тәвкилевнең уллары исә Пугачев бунты вакытында һәлак булган. Һәрхәлдә, рус язучысы Сергей Аксаков үзенең «Детские годы Багрова-внука» романында «татарочка белән маҗаралар» әнә шулай сурәтләгән.

Алтын Урда чорыннан ук татар теле Россиядә Көнчыгыш дипломатиясе теле булган. Гәрәйләр, Госманнар, Бөек Моголларга, Хива һәм Коканд ханна-рына, Бохара әмирләренә хатларны, башлыча, Касыйм ханлыгыннан чыккан, Илчелек приказында хезмәт итүче татарлар язган. Ә мәк-түпләрен алар иң югары стильдә оештырган, телләрен Алтын Урда заманыннан бирле иң матур дип саналган уйгыр сүзләре белән бизәгән.

Петр патша басмаханә урнашкан корабка утырып, Ханкирмән (Касыйм шәһәре) яныннан Әстерханга йөзә. Патша шамакае Балакирев, ханлыкның башлыгы юк, дип ишеткәч, Петрдан Касыйм ханы дип аталырга рөхсәт сорый. Монарх рөхсәт итә. Корабтан торып биек ак манара күргәч, патша чукынып ала. Ялгышканлыгын - ул чиркәү каланчасы дип уйлаган нәрсәнең мәчет булу-ын аңлагач, патша манараны бәреп төшерергә әмер бирә. Туптан атып, боерыкны үтиләр дә. Үзгә бер рива-ять буенча, нәфрәтенә буылган Петр Романов туптан үз куллары белән аткан. Озак еллар буе мәчет манарасыз торган. Бары тик Екатерина II килгәч кенә, татарлар аны яңадан төзергә рөхсәт ала алган.

Сүз уңаеннан, Әби патша берничә тапкыр казна исә-беннән Изге Коръәнне бастырган. Аның кушуы буенча, татар телендә император указлары да басылган. Әлеге китаплар өчен гарәп шрифтларын Петербург мулласы Усман Исмәгыйль эшләгән, әлеге басмаларга ул мөхәррирлек тә иткән. Текстлар исә армиядән махсус чакыртылган солдатлар Корбангали Исхаков, Гали Рәхмәтуллин, Хәмзә Мәмишев тарафыннан җыелган. Алар соңыннан Казанның беренче китап басучы остала-ры булып танылган. Ләкин монысы инде - бөтенләй башка тарих.

Айрат САКАЕВ.

Мәскәү.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр